ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ростов-Донда Сабан туен яңа форматта үткәрергә ниятлиләр

17 апрель 2019, 11:32 , Фото: Рамиль Гали

Ростов-Донда Сабан туен яңа форматта үткәрергә ниятлиләр Быел бәйрәм июнь уртасында узачак.
(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). Ростов-Донда Сабан туен яңа форматта уздырырга ниятлиләр. Бу хакта җирле татарлар һәм башкортларның "Якташлар" оешмасы хәбәр итә. 
 
Бәйрәм 15 июньгә билгеләнгән. "Якташлар"ның милли бәйрәмгә ни рәвешле җыенулары, кунаклар өчен нинди яңалыклар әзерләнүе хакында оешманың социаль челтәрдәге сәхифәсендә атна саен мәгълүмати видеолар урнаштырылачак. 
 
Бәйрәм Плевен исемендәге паркта үткәреләчәк. Татарларның һәм башкортларның гына түгел, шәһәр халкының яраткан күңел ачу чарасына әверелгән Сабан туен оештыруда теләге булган һәр милләттәш тә катнаша ала, диелә хәбәрдә. 
 
  • Узган ел Ростов-Донда Сабан туе май башында үткәрелде. Өлкәнең социаль-сәяси коммуникацияләр идарәсе җитәкчесе Максим Даниленко бәйрәмне Донда яшәүче төрле милләт халыкларын бергә туплый торган бәйрәмгә әверелгән гореф-гадәт дип бәяләгән иде. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10