ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстан язучылары Уфаның татар гимназиясендә укучылар белән очрашты

17 апрель 2019, 10:12

Татарстан язучылары Уфаның татар гимназиясендә укучылар белән очрашты Очрашу Башкорстанда Татарстан Республикасы көннәре кысаларында оештырылган.

(Уфа, 17 апрель, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Уфаның 84нче татар гимназиясендә укучылар Татарстан язучылар берлеге вәкилләре - Татарстанның халык шагыйрьләре, Тукай бүләге ияләре Зиннур Мансуров, Гәрәй Рәхим, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рәдиф Гаташ һәм Татарстан язучылары берлеге рәисе, драматург Данил Салихов белән очрашты.

  • Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясе 2002 елда 84 урта мәктәбе нигезендә оешкан. Гимназиядә 51 сыйныф бар, аларда 1396 бала белем ала. Шуларның яртысыннан күбрәге "Туган тел" предметы буларак татар телен укый. Мәктәп ике сменада белем бирә.

Татар язучылары берничә сыйныфка кереп, дәрес барышы белән танышты. Татар әдәбияты классында язучы Миргазиян Юныска багышланган дәрес бара иде. Тагын бер класста язучылар Тукайга багышланган дәрестән өзек карады. Мәктәп директоры Равил Идрисов шулай ук мультимедиа сыйныфны да күрсәтте.

Һәр сыйныфта татар шагыйрьләре укучы балаларга үз әсәрләрен укыды. Данил Салихов 84нче татар гимназиясендә укучы балаларны Татарстанда үткәрелгән әдәби бәйгеләрдә катнашырга өндәде.

Бүгенге очрашу Башкорстанда Татарстан Республикасы көннәре кысаларында оештырылган иде.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10