ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан Башкарма комитеты Җиңү көнен бәйрәм итүгә 45 млн сумнан артык акча тотачак

17 апрель 2019, 07:49

Бәйрәм программасында Татарстанның һәм башка төбәкләрнең төрле коллективларыннан 1 меңнән артык артист катнашачак.

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). Казан хакимияте Республика башкаласында Җиңү көнен бәйрәм итүгә 45,8 млн сум акча сарыф итәчәк. Әлеге мәгълүмат сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасы сайтында барлыкка килде.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә 1,3 меңнән артык коллектив һәм ансамбль катнашучысын җәлеп итү планлаштырыла. Артистлар Россиянең сигез шәһәреннән дә киләчәк.

Бәйрәм программасында Татарстанның һәм башка төбәкләрнең төрле коллективларыннан 1 меңнән артык артист катнашачак.

Шулай ук "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында ике сәгатьлек чара көтелә. Тамашачылар трибуналары парадны карау өчен 2,8 меңгә якын кешене сыйдыра алачак. Моннан тыш, Парад гадәттәгечә Меңьеллык мәйданында, Ирек мәйданында, Казан Ратушасында һәм Җиңү паркында узачак. Анда "Үлемсез полк" йөреше планлаштырылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10