ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ульяновск өлкәсе татарлары автономиясе рәисе Коръән басмаларын җыя

17 апрель 2019, 14:33

Ульяновск өлкәсе татарлары автономиясе рәисе Коръән басмаларын җыя Иң кечкенәсе - 1910 елда басылган 1 сантиметр киңлегендә Коръән китабы, арада иң борыңгысы - 1871 елгы басма.

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономия рәисе, ТНВ каналының үз корреспонденты Рәмис Сафин 20 ел дәвамында Коръән басмаларын җыя. Әлеге вакытта аның коллекциясендә утызга якын китап бар. Бу хакта Рәмис Сафин "Татар-информ" хәбәрчесенә үзе сөйләде.

Әлеге вакытта коллекциядә 28 китап бар, шуларның 17 чит ил тәрҗемәләре. Арада иң кечкенәсе - 1910 елда басылган 1 сантиметр киңлегендә Коръән, ә иң борыңгысы - 1871 елгы басма. Җыелманы тулысынча Ульяновск татар мәдәният үзәгендә күрергә мөмкин.

"Коръәннәр коллекциясен мин 1998 елда җыя башладым. Ул вакытта Камал театрының директоры мәрхүм Шамил Закиров иде. Аның бүлмәсенә кереп чыкканда Коръәннәрне күрдем. "Карале дим, миндә дә бит биш-алты мөсхәф бар", дип мин шушы эшкә тотындым", - ди Рәмис Сафин.

"Әгәр улым шушы эшем белән хәвәсләнеп китсә, коллекцияне аңа тапшырып калдырырмым. Булмаса, Ислам мәдәнияты музеена илтеп бирергә дигән нияттә торам", - ди ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10