ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актаныш районында хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды

16 апрель 2019, 23:00

Бүген район хуҗалыкларында күпьеллыкларны, уҗымнарны тукландыру, тырмалау, юнәлешендә җанлы эшчәнлек алып барыла.

(Актаныш, 16 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышның хакимият бинасында узган брифингта язгы кыр эшләренә әзерлек, хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Актаныш районы 12 апрельдән язгы кыр эшләренә старт бирде. Моңа кадәр һәр хуҗалык белән хезмәт килешүләре яңартылды, кыр һәм амбар алды техникаларын, орлык, ашлама, ягулык-майлау материалларын да хуҗалыкларга чыккан махсус комиссия бәяләде. 

Бүген район хуҗалыкларында күпьеллыкларны, уҗымнарны тукландыру, тырмалау, юнәлешендә җанлы эшчәнлек алып барыла. Дым каплату эше дә җәмгыятьләрдә тулы куәттә бара. Актаныш районы быел да язгы кыр эшләренә ныклы әзерлек белән тотынды.

Идарәнең механизация буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев басу-кырларга чыгачак техникаларга тукталып, саксызлык кагыйдәләренең үтәлешенә басым ясады. Быел район язгы кыр эшләрен 350 якын трактор белән җиңеп чыгарга исәп тота. Аларның 120гә якыны инде хезмәттә. 

Кызганычка, язгы чәчү чорында кеше сәламәтлегенә зыян килү, төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алу теркәлеп тора. Боларны булдырмау йөзеннән җаваплы затлар менизаторлар белән инструктажлар үткәргәннәр. Ничек кенә булмасын, саклык чаралары үтәлергә тиеш – брифинг дәвамында әлеге фикер еш кабатланды.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең профсоюз райкомы рәисе Рөстәм Шәйхетдинов хезмәтне саклау юнәлешендә сүз алып, бу уңайдан хуҗалыкларда махсус укулар оештырылуны әйтте. Хезмәт сакланышының үтәлеше буенча март аенда хуҗалыкларда тикшерүләр дә үткәрелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10