ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төмәндә “Түгәрәк уен” себер татар фольклоры фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр

16 апрель 2019, 21:23

Тугызынчы тапкыр "Түгәрәк уен" бәйгесен оештыруда милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм өлкә татар Конгрессы матди ярдәм күрсәткән.

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Төмән шәһәрендә IX “Түгәрәк уен” өлкә себер татар фольклоры фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

Бәйгене “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы уздырган. Башка еллардагы кебек үк, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм өлкә татар Конгрессы матди ярдәм күрсәткән. Фестивальдә катнашырга лаек булган кандидатлар өлкә татар мәдәнияте көннәрендә районнарда узган бәйгеләрдә сайлап алынган. нып, 13 апрельдә алар өлкә күләмендә ярышырга дип, Төмән шәһәренең “Тимерьюлчы” мәдәният йортына килгән.

Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Сергей Ефимчик белән филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина катнашучыларны котлап чыгыш ясаган. Чараны Гөлфия Бикмуллина белән Марат Калин алып барган. 

Жюрида “Яшь буын” оешмасы җитәкчесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрид Корманов, “Түгәрәк уен” өлкә фестивале проекты авторы Вәлимә Ташкалова, педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев, “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортының татар бүлеге мөдире Гөлнара Кәримова, мәдәният белгече Эльза Абдрахманова булган.

Чыгышларны 6 номинация буенча бәяләгәннәр. Җиңүчеләргә дипломнар белән бергә сертификатлар да тапшырганнар. “Яшь буын” оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов өлкә татар Конгрессы исеменнән фестивальне үткәрүдә зур ярдәм күрсәтүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырган. 

Фестивальдә Татарстанның атказанган артисты Вәис Бәйрәмов чыгыш ясаган. "Аның башкарган матур җырларын, төрлемузыка коралларында башкарган моңлы көйләрне төмәнлеләр хуш күреп, бик яратып кабул иттеләр", дип яза Рәүфә Кангазина.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10