ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда бер ир-ат исерек хәлдә дусты белән сугышканнан соң комага киткән

16 апрель 2019, 15:48

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Казанның Әмирхан урамында бер ир-ат исерек хәлдә дусты белән сугышканнан соң комага киткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Әмирхан урамындагы йортларның берсендә 27 яшьлек ир-ат 28 яшьлек дусты белән аракы эчеп утырган. Кайсыдыр мизгелдә алар арасында бәхәс купкан һәм сугышып киткәннәр», - дип искәрттеләр идарәнең матбугат хезмәтендә.

Нәтиҗәдә, 28 яшьлек ир-атны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Зыян күрүче комага киткән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10