ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда һәр эшсезгә өч вакансия туры килә

16 апрель 2019, 13:29

Быелның беренче кварталында мәшгульлек хезмәтләренә төрле сораулар белән 35,5 мең кеше мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда һәр эшсезгә өч вакансия туры килә. Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов Татарстан дәүләт хакимияте башкарма органнарының максат һәм бурычларын халык катнашында формалаштыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру барышына багышланган эксперт сессиясендә шул хакта хәбәр итте.

«Министрлык быелга үзе өчен җиде өстенлекле максат һәм бурычны билгеләде. Шуларның берсе – эшсезлекнең артуына юл куймау. Хезмәт базарында вазгыять тотрыклы. Быелның беренче кварталында мәшгульлек хезмәтләренә төрле сораулар белән 35,5 мең кеше мөрәҗәгать иткән. 14 мең кеше эш эзләүче сыйфатында исәпкә куелган, 5 мең кеше эшкә урнаштырылган», - дип хәбәр итте ул.

Эш бирүчеләр 1 апрельгә 40 мең вакансия турындагы мәгълүматны игълан иткән. Шартлы рәвештә бер эшсезгә өч вакансия туры килә.

Татарстан дәүләт хакимияте башкарма органнарының максат һәм бурычларын халык катнашында формалаштыру проекты ТР Президенты йөкләмәсе белән гамәлгә ашырыла. Аның инициаторлары фикеренчә, төбәктә шундый механизм эшләргә, кешеләр министрлыкларның нәрсә белән шөгыльләнүен аңларга һәм аларның эш нәтиҗәлелеген үз күзләре белән күрергә тиеш.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10