ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең «ЭНКА» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

16 апрель 2019, 12:31 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең «ЭНКА» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты 1957 елда оешкан "ЭНКА" компаниясе сәнәгать, энергетика объектлары, гидротехник корылмалар, коммерция һәм торак биналар төзү белән шөгыльләнә.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең «ЭНКА Иншаат ве Санайи А. Ш.» («ЭНКА») компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Яклар Төркия компаниясенең Татарстанда энергетика, нефть химиясе, нефть сәнәгате өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруда катнашу перспективалары хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов республиканың Төркия компанияләре белән хезмәттәшлек итүдә бай тәҗрибәсе булуы хакында сөйләде.

Встреча с делегацией компании "ЭНКА Иншаат ве Санайи А.Ш."

«Төркия бизнесы Татарстанга ике миллиард долларга якын инвестиция кертте инде. Барлык проектлар да уңышлы гамәлгә ашырылды», - дип искәртте Президент һәм республика территориясендә Төркиянең «Кастамону Энтегре», «Шишеджам», «Хаят Кимья», «Тракья Гласс Рус», «Джошкуноз», «Колуман», «Тирсан Кардан» кебек компанияләре уңышлы гына эшләвен билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «ЭНКА» компаниясенең Россиядә эшләүдә җитди тәҗрибәсе бар. Аерым алганда, компания нефть-газ тармагындагы зур проектларда («Сахалин-1» һәм «Сахалин-2») катнаша.

Встреча с делегацией компании "ЭНКА Иншаат ве Санайи А.Ш."

«ЭНКА» компаниясе генераль директоры һәм башкарма комитет рәисе Мәхмәт Тара белдергәнчә, компания Татарстанда инде эшчәнлек алып барган һәм ул хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә карата кызыксыну белдерә.

  • «ЭНКА» - 1957 елда оешкан халыкара дәрәҗәдәге компания. Ул сәнәгать, энергетика объектлары, гидротехник корылмалар, коммерция һәм торак биналар төзү белән шөгыльләнә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10