ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан Милли китапханәсе китаплары иң күп укылган язучыларны котлый

16 апрель 2019, 12:40 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстан Милли китапханәсе китаплары иң күп укылган язучыларны котлый "Ел китабы" конкурсында 328 китап катнашкан. Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнгән.

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Милли китапханәсе 2017 елда дөнья күргән һәм 2018 елда иң күп укылган китапларның авторларын котлый. ТР Милли китапханәсенең конференцияләр залында барган "Ел китабы - 2017" бәйгесенә нәтиҗә ясалган тантана бара.

Тантананы ТР Милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев башлап җибәрде. "Ел китабы" бәйгесе сайлау алдында калган укучылар өчен юлкүрсәткеч булып тора дип саный Ирек Һадиев. "Әлеге бәйге әдипләребезне таныту өчен зур роль уйный, аларның рухын күтәрә", - диде ул.

"Ел китабы" бәйгесенә зур булмаган ризасызлыклар бәйгегә булган кызыксыну билгесе", - дип дәвам итте Ирек Һадиев.

2017-2018 елларда иң күп укылган китап авторларына диломнарны Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәехов, ТР Милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев, Мәскәү кунагы Рифат Сираҗетдинов, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тапшырды.

"Ел китабы" конкурсында 328 китап катнашкан. Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10