ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Сарман мәгариф бүлеге җитәкчесе Ләшәү Тамак мәктәбенә яңа җиһаз алыначагын әйтте

16 апрель 2019, 12:15 , Фото: Ринат Дәүләтов

Сарман мәгариф бүлеге җитәкчесе Ләшәү Тамак мәктәбенә яңа җиһаз алыначагын әйтте Мәктәп директоры парта, такталар сатып алу өчен җәмәгатьчелектән сорап мөрәҗәгать иткән иде.

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Сарман районы Башкарма комитетының Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров Ләшәү Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбенә быел яңа җиһазлар алыначагын әйтте. Бу турыда ул телефоннан “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Шушы ел дәвамында акрынлап хәл итеп бетерәбез, парталар, такталар гына калгач, хәл ителмичә калмас. Муниципаль бюджеттан да акча бүленәчәк, спонсорлар да булмый калмас”, - дип җавап бирде Әлфәт Сабиров.

Ләшәү Тамак мәктәбе директоры Ринат Дәүләтов, җиһаз сатып алуда ярдәм сорап, халыкка мөрәҗәгать иткән иде. Директор әйтүенчә, мәктәптә 1978 елгы парталар, такталардан файдаланалар.

“Анда шулкадәр проблема бар дип әйтмим мин. Республика бюджетыннан мәктәпкә 24 миллионлык капиталь ремонт үткәрелде - бу бик зур эш, бик яхшы ремонт. Шулай ук муниципаль бюджеттан якынча 500 меңлек кухня, ашханә җиһазлары.  1,6 миллионга мәктәп тирәсенә асфальт салынды. Быел мәктәп территориясендә спорт мәйданчыгы кую планлаштырыла”, - диде Әлфәт Сабиров.

Мәгариф бүлеге башлыгы фикеренчә, мәктәп директорының бу мөрәҗәгатен бик үк дөрес аңламаганнар.

“Әлбәттә, парталар такталар буенча да эш дәвам итә, алар да булыр, анда “еларлык хәл” юк. Кешегә булган саен кирәк бит, шуңа директор шушының кадәр керемнәрдән соң канатланып киткән инде, аңлавымча. Директорның аңлатуы буенча, аның меценат татарларга мөрәҗәгать итәсе килгән”, - диде Әлфәт Сабиров.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10