ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Экспертлар Россиядә ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләрне атады

16 апрель 2019, 11:56

Илдә ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр – сатучылар һәм машина йөртүчеләр.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). 2018 елгы мәгълүматлардан күренгәнчә, Россиядә ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр – сатучылар һәм машина йөртүчеләр. Барлык вакансияләрнең 13 һәм 8,6 проценты шуларга туры килә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Авито Работа» сервисы белгечләренә сылтама белән хәбәр итә.

Экспертлар әйтүенчә, бу һөнәрләргә элегрәк тә ихтыяҗ зур булган. Башка популяр белгечлекләрнең позициясе дә берникадәр үзгәреш кичергән. Әйтик, аш пешерүчеләр (вакансияләрнең 3,6 проценты), менеджерларны (3,5 процент) дүртенче урынга «кысрыклап», өченче баскычта урнашкан. Җыештыручылар (3,2 процент) исә, администраторларны 2,9 процентка уздырып, бишенче урынны биләгән.

Квалификациясез эшчеләр (2,5 процент) — җиденче урында, алардан соң операторлар (2,2 процент), йөкчеләр (2,1 процент) һәм каравылчылар (1,9 процент) килә.

Шул ук вакытта, сату тармагы элеккечә үк иң массакүләм эшчәнлек өлкәсе санала, вакансияләрнең 18 проценты нәкъ менә шуңа туры килә. Икенче урында – төзелеш (11,5 процент), өченчедә - җитештерү (10,5 процент) тармагы.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10