ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Владимир Путин торак йортларда хостеллар урнаштыруны тыю турындагы законны имзалады

16 апрель 2019, 11:07

Закон 2019 елның 1 октябреннән үз көченә керәчәк.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин күпфатирлы йортларда хостеллар урнаштыруны тыю турындагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Әлеге закон Федераль Җыенның югары һәм түбән палаталарында кызу бәхәсләр уяткан иде. Ул торак биналарны кунакханә яки башка төрле вакытлы урнаштыру чарасы сыйфатында куллануны тыя.

Моннан тыш, закон торак бинаны торак булмаган бина статусына күчергәннән соң һәм анда тиешле җиһазлар (номерларда тавыш изоляциясе системасы, янгын куркынычсызлыгы чаралары, сак сигнализациясе, акча һәм кыйммәтле әйберләр саклау өчен сейфлар, номерларны җыештыру һәм санитар чистарту өчен чаралар) урнаштыргач кына кунакханә хезмәтләре күрсәтүне күздә тота.

Закон 2019 елның 1 октябреннән үз көченә керәчәк.

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10