ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Галимнәр йөрәк эшен яхшыртуның гади ысулын атады

16 апрель 2019, 07:48

Йога дәресләре йөрәк-кан тамырлары системасының эшен яхшыртырга сәләтле булып чыкты.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Йоганың даими дәресләре артериаль кан басымын киметергә һәм йөрәк-кан тамырлары системасының эшен яхшыртырга сәләтле булып чыкты. Бу хакта РИА Новости Америка кардиология ассоциациясенә сылтама белән хәбәр итә.

Хроник стресс йөрәк һәм кан тамырлары авыруларының үсешенә китерә, ә йога күнегүләре психологик йөкләнешнең тискәре йогынтысын җитди рәвештә киметергә ярдәм итә, дип билгеләп үтте АКШның Эмори университеты хезмәткәре доктор Пудж Мехт.

Экспериментлар нәтиҗәләре йога белән шөгыльләнүнең файдалы нәтиҗәсен раслый. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10