ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Апас командасы хоккей ярышларында беренче урынны алган

16 апрель 2019, 02:00

Апас командасы хоккей ярышларында беренче урынны алган Команда Кубокка һәм Мактау грамотасына лаек булды.

(Апас, 16 апрель, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Буада һөнәри уку йортлары арасында ветеринария техникумын тәмамлаган Камил Зыятдинов истәлегенә хоккей ярышлары узды. Анда Апас районы командасы уңышлы чыгыш ясады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аграр көллият студентлары командасы бозда үзләрен бик кыю тоттылар һәм җитезлекләрен, бердәмлекләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, алар беренче урынны яулады. Команда Кубокка һәм Мактау грамотасына лаек булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10