ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада бакча-дачаларга автобуслар йөри башлаячак

16 апрель 2019, 04:00

Пенсионерлар һәм ташламалы категориягә ия гражданнар транспортта йөрү өчен бердәм электрон йөрү билетыннан файдалана ала.

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Түбән Камада дача-бакчаларга илтүче беренче маршрутлар, һава торышы уңай булган очракта, 27 апрельдән ачылачак. Бу хакта бүген район җитәкчеләренең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды, дип хәбәр ителә Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында.

"Сезон өчен унбиш махсус автобус маршруты оештырылды, - диде шәһәр башлыгы Айдар Метшин. - Хәрәкәт схемасы - элеккечә, без узган елгы барлык маршрутларны калдырдык".

Пенсионерлар һәм ташламалы категориягә ия гражданнар транспортта йөрү өчен бердәм электрон йөрү билетыннан файдалана ала.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10