ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Түбән Камада "Камасталь" предприятиесе үз эшчәнлеген башлады

16 апрель 2019, 07:00

Түбән Камада Хәзерге вакытта заводта 66 кеше эшли, аларның уртача хезмәт хакы – 43 мең сум.

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). 12 апрельдә Түбән Камада ачылган "Камасталь" заводы Россиядә "ак" көнкүреш техникасы өчен буялган корыч өслекләр җитештерүдә бердәнбер предприятие булачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Ак техника" дигәндә без аның төсен түгел, ә көнкүрештә кулланылучы аерым җиһазларны күздә тотабыз. Бу төргә электроникага карамый торган җайланмалар: су җылыткычлар, кухня плитәләре, суыткычлар, микродулкынлы мичләр һәм башкалар керә. Мондый техника корпусларын ясау өчен шома өслекле түгел, ә кытыршы корыч материал кулланыла.

 

"Мондый корычны буяуга таләпләр бик катгый, - ди "Камасталь" заводы генераль директоры Алевтина Кузьмина. - Бездә бу таләпләрне үтәү өчен бөтен мөмкинлекләр бар, моннан тыш, без буяганнан соң өслектәге кытыршылыкларны да үзебез ясыйбыз".

Бүгенге көндә Россиядә мондый корыч җитештерүче предприятиеләр юк. Шуңа күрә әлегә кадәр чимал Кытай һәм Кореядән кайтартыла иде. Хәзер исә Россия җитештерүчеләренә "Камасталь" белән килешүләр төзү күпкә отышлырак булачак. Haier компаниясе мондый килешүне төзегән инде.

Тиздән Яшел Үзәннең POZIS предприятиесе белән килешү төзү көтелә. Һичшиксез, яңа мөмкинлекләргә акрынлап Россиянең башка профильле җитештерүчеләре дә кушылыр. Моннан тыш, 2020 елда «Камасталь» Белоруссия, Казахстан һәм Украинага продукция чыгара башларга ниятли.

 

Хәзерге вакытта заводта 66 кеше эшли, аларның уртача хезмәт хакы – 43 мең сум. Киләсе елда, ике сменалы эш графигына күчкәннән соң, штат 114 кешегә җитәчәк. Айдар Метшин бүгенге киңәшмәдә заводка эшкә җирле халыкны җәлеп итәргә кирәклегенә басым ясады.

Район башлыгы сүзләренә караганда, әлегә заводта 15 чит ил гражданы эшли, алар безнең белгечләрне эш барышына өйрәтәләр. Тора-бара предприятиедә берничә Кытай топ-менеджерын калдырып, калган эшчеләрне үз җирлегебездән җәлеп итәчәкләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10