ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда автобус шоферы һәм иномарка йөртүченең сугышуы видеога эләккән

15 апрель 2019, 20:04 , Фото: соцсети

Казанда автобус шоферы һәм иномарка йөртүченең сугышуы видеога эләккән

Ике ир бәхәсе кичә Мәскәү базары тирәсендә килеп чыккан.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Казанда Мәскәү базары янында автобус шоферы һәм иномарка йөртүченең сугышуы видеога эләккән.

Социаль челтәрдә урнаштырылган роликта ике ир-атның сугышуы күренеп тора. Бу хәлнең шаһитлары хәбәр иткәнчә, «Опель» йөртүчесен һәм кызыл автобус шоферын пассажирлар һәм кондуктор аерырга тырышкан.

Ир-атлар нәрсә бүлешә алмаган - билгесез.

  • Узган ялларда автобус йөртүчеләрнең социаль челтәрләрдә ролик геройлары булган икенче очрагы бу. «Татар-информ» элек узган шимбәдә Горький шоссесындагы җәмәгать транспорты тукталышында автобус йөртүче һәм пассажир арасында низаг чыкканлыгын хәбәр иткән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10