ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Васильево бистәсендә трансформатор будкасыннан детальләр кисәргә омтылган егет үлгән

15 апрель 2019, 16:16

23 яшьлек ир-атның үлеме буенча тикшерү башланды.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). 23 яшьлек егет Васильево бистәсендә трансформатор будкасыннан детальләрне урларга омтылган. Бу хакта «Татар-информ» га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«14 апрель көнне көндез Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә Ленин урамындагы сәнәгать мәйданчыгы территориясендә 23 яшьлек җирле кешенең гәүдәсе табылган. Аңарда электр тогыннан зыян күрү билгеләре булган. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә», - дип сөйләде агентлыкка Андрей Шептицкий.

Тикшерү версиясе буенча, яшь кеше трансформатор детальләрен кисәргә омтылганда ток сугудан үлгән. Хәзер тикшерүчеләр һәлакәтнең барлык сәбәпләрен ачыклый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10