ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Әкият” курчак театрының татар труппасы гастрольләргә китте

15 апрель 2019, 16:00 , Фото: Михаил Захаров

“Әкият” курчак театрының татар труппасы гастрольләргә китте “Өрә белмәгән көчек” спектакле шагыйрь һәм драматург Рүзәл Мөхәммәтшин пьесасы буенча куелган.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар дәүләт "Әкият" курчак театры “Өрә белмәгән көчек” спектакле белән республикабыз шәһәрләре буйлап гастрольләргә китте. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Бүген тетарның татар труппасы Алабуга район мәдәният йортында ике тапкыр спектакль күрсәтте. Иртәгә артистлар Чаллы шәһәренең 41нче гимназиясендә ике тапкыр спектакль уйныйлар. Гастроль программасында – Аксубай, Норлат, Яңа Чишмә районнары.

“Өрә белмәгән көчек” спектакле шагыйрь һәм драматург Рүзәл Мөхәммәтшин пьесасы буенча куелган. Әсәрне театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров сәхнәләштергән. Рәссам - Сергей Рябинин, композитор – Эльмир Низамов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10