ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан Спорт министры: Киләсе елда Казан йөзү буенча Россия чемпионатын кабул итә ала

15 апрель 2019, 15:42

Татарстан Спорт министры: Киләсе елда Казан йөзү буенча Россия чемпионатын кабул итә ала
 Владимир Леонов Россия чемпионатында 16 медаль яулаган Татарстан йөзүчеләре командасы белән очрашты.

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Артур Шипилов). Казан 2020 елгы йөзү буенча Россия чемпионатын кабул итә ала. Бу хакта Татарстан Спорт министры Владимир Леонов 2019 елгы Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча йөзү командасы белән очрашуда хәбәр итте.

Россия чемпионатында Татарстан йөзүчеләре командасы 16 медаль яулады. «Без Казанда Россия чемпионатын уздыру буенча сөйләшүләр алып барабыз. Бу традиция буенча ярышлар уздырылган Мәскәүнең "Олимпия" бассейнының ремонтка ябылуы белән бәйле. Киләсе елда ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәбез, шуңа күрә без әлеге турнирны бәйрәм программасына кертергә телибез”, – дип аңлатты Леонов.

"Киләсе чемпионат шулай ук Токиода узачак Олимпиадага сайлап алу этабы да булачак, ләкин без җыелмада көндәшлектән курыкмыйбыз”, – дип өстәде ул.

Мәскәүдә узган Россия чемпионатында Татарстан спортчылары 16 медаль яулады: ике алтын, биш көмеш һәм тугыз бронза.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10