ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанның өч муниципаль районы аграрийлары язгы чәчүгә кереште

15 апрель 2019, 15:27 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Татарстанның өч муниципаль районы аграрийлары язгы чәчүгә кереште Республиканың 31 муниципаль районы авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә язгы кыр эшләре бара.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның өч муниципаль районы аграрийлары язгы чәчүгә кереште. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, республиканың кайбер хуҗалыкларында арпа чәчәләр.

«15 апрель мәгълүматларына караганда, республикада арпа 500 гектар мәйданда чәчелгән. Шул исәптән Азнакай районында әлеге культураны – 100 гектар, Әлмәт һәм Нурлат районнарында 200әр гектар мәйданда чәчәргә өлгергәннәр», - дип хәбәр итте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.

Министрлыкның оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, республикада ике көн эчендә көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәр 65,5 мең гектар мәйданда (язгы кыр эшләре башланганнан алып – 133,6 мең гектарда) тукландырылган, бу фаразланган күрсәткечнең 12,8 процентын тәшкил итә.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү белгечләре сүзләренчә, басуларда дым каплату да кызу темплар балән бара. Бүгенге көндә көзге культуралар — 7,9 мең, күпьеллык үләннәр – 43,2 мең, туңга сөрелгән һәм пар җирләре 59,6 мең гектар мәйданда тырмаланган. Әлеге агротехник алым барлыгы 110,7 мең гектар мәйданда башкарылган, бу фаразланган күрсәткечнең 3,5 процентын тәшкил итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, язгы чәчү кампаниясенә кушылган районнар саны көннән-көн арта бара. «Бүген республиканың 31 муниципаль районы авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә язгы кыр эшләре бара», - дип искәрттеләр министрлыкта.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Татарстанда көзге культуралар уңышлы кышлаган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10