ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Белгечләр федераль грантны Татарстаннан ике генә китапханә отуына гаҗәпләнә

15 апрель 2019, 15:01 , Фото: Владимир Васильев

Белгечләр федераль грантны Татарстаннан ике генә китапханә отуына гаҗәпләнә Казанда Татарстан Республикасы китапханәләре директорларының еллык киңәшмәсе бара.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Россия дәүләт үсмерләр китапханәсе директоры Ирина Михнова “Мәдәният” милли проекты кысаларында модель китапханә грантын Татарстаннан ике генә китапханәнең алуына гаҗәпләнде. Бу хакта ул Татарстан Республикасы китапханәләре директорларының еллык киңәшмәсендә әйтте.

Модель китапханәләр грантын Татарстаннан ике генә китапханә отты. Аларның берсе Яшел Үзән, икенчесе – Кукмара районыннан. Ике китапханәгә 5әр миллион сум акча бирелгән.

“Муниципаль китапханәләрне модернизацияләү федераль программасы кысаларында алдагы биш елда йөзләп китапханә модернизацияләнергә тиеш. Мин Татарстаннан күбрәк китапханә үтәр дип уйлаган идем. Сезнең китапханәләрнең база дәрәҗәсе югары”, - диде Ирина Михнова.

“Модельле китапханә булдыру буенча безнең 11 китапханә гариза җибәргән иде, ике китапханәгә генә бирделәр. Без бит грантларга язмыйча тормыйбыз, һәрвакыт саллы-саллы гаризалар әзерлибез – үткәрмиләр. Инде сүлпәнәйгән дә идек. Чөнки электән үк Татарстан үзе бай ул дигән фикер яшәп килә. Яки аз сумма бирәләр, яки төшереп калдыралар.

“Мәдәният” милли проектына Татарстан китапханәләрен ничек күбрәк кертергә дип уйланабыз”, - дип аңлатты ТР Милли китапханә директоры урынбасары Ирек Һадиев “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Казанда Татарстан Республикасы китапханәләре директорларының еллык киңәшмәсе бара.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10