ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мөфтият “Мозаффария” бинасының арендага бирелүе турында мәгълүматны кире какты

15 апрель 2019, 14:47 , Фото: архив/Рамиль Гали, скриншоты

Мөфтият “Мозаффария” бинасының арендага бирелүе турында мәгълүматны кире какты Узган атнада Вакыф фонды сайтында "Мозаффария" фотосы һәм бинаның арендага бирелүе хакында мәгълүмат чыккан иде.

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Мөфтият "Мозаффария" мәдрәсәсе бинасының арендага бирелүе турындагы мәгълүматны кире какты. Узган атнада Диния нәзарәтенең Вакыф фонды сайтында бинаның арендага бирелүе турында хәбәр чыккан иде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Инстаграмда “Мозаффария” кызлар мәдрәсәсе башка урында төзеләчәк, ә бинада “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең кызлар корпусы булачак дип язды.

Мөфти “Мозаффария” мәдрәсәсе ачылачагы хакында былтыр февраль аенда хәбәр итте. Кызлар беренче класстан җыелачак, укыту татар телендә булачак, диде ул. Иске бинаны төзекләндерү өчен халыктан акча җыю башланды. Мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин июль аенда “Татар-информ”га интервьюсында мәдрәсенең 1 сентябрьдә үк ачылачагын әйткән иде. Мәдрәсә 1 сентябрьдә ачылмады.

Узган атнада Татарстан Вакыф фонды сайтының “Аренда” бүлегендә “Мозаффария” бинасы фотосы чыкты. Сайтта Сара Садыйкова, 6/22 адресы буенча урнашкан бинаның арендага бирелүе хакында язылган һәм "Мозаффария" бинасы фотосы куелган. Бу мәгълүматны Казандагы риэлторлык агентлыклары да тарата башлады. Алар язуынча, бина 94200 мең сумга арендага бирелә. 

"Татар-информ", мәдрәсә бинасының ни өчен эшмәкәрләргә арендага бирелүен ачыкларга теләп, Вакыф фонды җитәкчесе Дамир Галиевка шалтыратты. Әмма аның белән элемтәгә кереп булмады. Урынбасары Илдар Зарипов бу мәсьәләгә аңлатмасы булуын әйтте, әмма җитәкче әйтмичә торып, җавап бирмәячәген белдерде.

Диния нәзарәте матбугат хезмәте җитәкчесе Резеда Закирова “Мозаффария” бинасының арендага бирелмәвен әйтте. Бу адрес буенча берничә бина урнашкан, дип аңлатты ул. ”Анда мәдрәсә бинасы һәм тагын ике бина бар. Бер бинага Вакыф фонды хисабына ремонт ясала. Аны арендага бирергә җыенганнар иде, әмма бирмәделәр. Төп бинага беркем кагылмады, ул арендага бирелмәде”, - диде ул.

Дүшәмбе көнне “Мозаффария” бинасы турындагы мәгълүмат Вакыф сайтыннан алынды. Аренда турындагы белешмәгә "Мозаффария" бинасы фотосының ни сәбәпле куелуын һәм мәгълүматның ни өчен сайттан алынуын ачыклый алмадык.

Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Инстаграмда бу мәсьәләгә кагылышлы аңлатма бирде. Ул бу проектны сафка бастыру өчен 600 мең сумнан артык акча җыелганын әйтте. Мөфти әйтүенчә, төп иганәчеләр белән сөйләшеп, халыктан акча җыюны туктатып торырга дигән карарга килгәннәр. 

“Мозаффария” мәдрәсәсеннән күпкә зуррак, яңа һәм заманча бина төзү өчен җир бүлеп бирү мөмкинлеге килеп чыкты. Хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә барлык кызыксынган яклар тарафыннан да актив өйрәнелә һәм эшкәртелә. Җыелган барлык акчалар исә, һичшиксез, үзенең турыдан-туры билгеләнеше буенча - татар мәктәбен төзүгә юнәлдерелү өчен сакланып тотылачак”, - дип яза мөфти.

Мөфти "Мозаффария”дә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең кызлар корпусын урнаштыру максатында ремонт алып барылуы хакында яза. "Ремонт эшләре "ТР вакфы" фонды һәм ТР МДН акчалары хисабына алып барыла”, - дип аңлаткан Камил хәзрәт Сәмигуллин. Мөфти проектка ярдәм итүчеләргә рәхмәтен белдергән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10