ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Иртәгә «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреатлары билгеле булачак

15 апрель 2019, 08:42 , Фото: Салават Камалетдинов

Иртәгә «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреатлары билгеле булачак Камал театры спектакле алты номинациядә әлеге дәрәҗәле театр премиясенә дәгъва итә.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреатлары билгеле булачак. Камал театрының Г.Исхакый әсәрләре буенча Айдар Җаббаров сәхнәләштергән "Тормышмы бу?" спектакле Камал театры спектакле алты номинациядә әлеге дәрәҗәле театр премиясенә дәгъва итә.

Камал театры - драма театрлары арасыннан 2017/2018 сезон "Алтын битлек" номинацияләрендә катнашучы Татарстанның бердәнбер театры.

Камал театры спектакле «Зур формадагы иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссер эше» (Айдар Җаббаров), «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» (Ләйсән Рәхимова), «Иң яхшы ир-ат роле» (Искәндәр Хәйруллин), «Рәссам эше» (Булат Ибраһимов), «Ут буенча рәссам эше» (Ольга Окулова) номинацияләрдә илнең төп театраль премиясенә ия булырга мөмкин.

«Алтын битлек» милли театр премиясен тапшыру тантанасы 16 апрельдә 19.00 сәгатьтә башлана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10