ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Әлки районы укучылары төбәкара фән олимпиадасы призерлары булдылар

14 апрель 2019, 22:00

Әлки районы укучылары төбәкара фән олимпиадасы призерлары булдылар Олимпиада Казан (Идел буе) федераль университеты базасында узды.

(Әлки, 14 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 10 сыйныф укучылары Ләйлә Шәйхетдинова һәм Эльвина Җангирова “Тел, әдәбият, сәгать” төбәкара олимпиадасында рус теле һәм инглиз теле фәннәре буенча призерлар булдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ә Базарлы Матак урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Миләүшә Галләмова рус теле буенча төбәкара фән олимпиадасы призеры булды.

Олимпиада Казан (Идел буе) федераль университеты базасында узды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10