ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әгерҗе районы механизаторы утызынчы сезон чәчү кампаниясендә катнашырга әзерләнә

14 апрель 2019, 23:00

Әгерҗе районы механизаторы утызынчы сезон чәчү кампаниясендә катнашырга әзерләнә 2800 гектар мәйданга язгы культуралар чәчү бурычы тора.

(Әгерҗе, 14 апрель, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Быел Әгерҗе районы “Кадыбаш“ бүлекчәсе механизаторы Ринат Якупов утызынчы тапкыр чәчү кампаниясендә катнашырга әзерләнә. Тракторы да ул эшли башлаган елларда ук кайткан булган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә

Хуҗалыкның машина-трактор паркына куелган техника бүген басу-кырларга чыгып китәргә әзер. Техника да, чәчү һәм тагылма агрегатлар да төзекләндереп беткән.

– Ел әйләнәсе шушы тимер атымда эшлим. Бөртеклеләрне чәчкәч, печән хәзерләү, урып-җыю чорында салам кысу башлана. Басуда эш берсе артыннан икенчесе ялганып кына тора, – ди ул. – Техника гына сынатмасын. Чәчкечне ремонтлап бетердек инде. Бу көннәрдә тракторны төзекләндерәм, – ди авыл уңганы.

Аның кебек дистәләгән механизатор ал-ялны белми ремонт эшендә бүген. Хезмәт хакы буенча тоткарлык булса да, зарлануны белми авыл кешесе. Кендеге җиргә береккән Кадыбаш механизаторлары "җирне буш калдырып булмый. Безнең алда 2800 гектар мәйданга язгы культуралар чәчү бурычы тора", диләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10