ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Бөгелмәдә гараждан көпчәк һәм электр инструментлары урлаган каракны тоткарлаганнар

14 апрель 2019, 16:07

Ирне чираттагы гаражга үтеп керергә теләгән вакытта тоткарлыйлар.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Бөгелмәдә полицейскийлар гаражлардан даими төстә тәгәрмәч һәм инструментлар урлаган каракны тоткарлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«28 яшьлек ирне чираттагы гаражны ачарга теләгән вакытта җинаять өстендә тоталар. Элегрәк хөкем ителгән җирле кешенең гаражларга үтеп, электр инструментлары һәм көпчәкләрен урлап, аннары урлаган әйберләрен сатуы ачыкланды», - дип хәбәр иттеләр полициядә.

Тоткарланган кеше җинаять эшчәнлегенең өч эпизодында шикләнелә, әмма оперативниклар аның тагын берничә җинаятькә катнашы булырга мөмкин, дип саный.

Тикшерү органы «Урлау» маддәсе буенча җинаять эшләре кузгаткан. Тоткарланган Бөгелмә кешесе тикшерү изоляторына урнаштырылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10