ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Саратовта Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләү буенча балалар бәйгесе уза

14 апрель 2019, 15:52

Конкурс Габдулла Тукай туган көненә багышланган бәйрәм чарасы кысаларында үткәреләчәк.
(Казан, 14 апрель, "Татар-информ"). Саратовта татар балалары арасында Габдулла Тукай (1886-1913) шигырьләрен сөйләү буенча бәйге оештырыла. Бу хакта җирле "Якташлар" милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы хәбәр итә. 
 
Конкурс Габдулла Тукай туган көненә багышланган бәйрәм чарасы кысаларында үткәреләчәк.
 
"Саратов "Якташлар" ижтимагый татар оешмасы барлык өлкәбезнең татарларын, улларын hәм кызларын, бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган зур бәйрәмгә чакыра. "Тукай яши безнең йөрәкләрдә"  дип аталган Шигырь бәйрәме 28 апрель көнне фәнни китапхананәдә узачак", - диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10