ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кырымда сугыш елларында суга баткан теплоходны табарга омтылалар

14 апрель 2019, 16:43

Нәтиҗәдә, 1941 елның көзендә немец бомбага токанда "Армения" теплоходында "Титаник"тагыга караганда биш тапкыр күбрәк кеше һәлак булган.

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). Севастополь дәүләт университеты белгечләре Бөек Ватан сугышы елларында баткан "Армения" теплоходын табарга һәм тикшерергә планлаштыра. Бу хакта якшәмбе көнне Югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Югары уку йортында сөйләүләренчә, дәүләт университеты хезмәткәрләре керәчәк археологик экспедиция 1941 елның көзендә Ялтадан ерак булмаган урында Алман авиациясе бомбага тотканда баткан теплоходны эзләү белән шөгыльләнәчәк. "Армения"нең һәлакәте "Титаник" һәлакәткә караганда биш тапкыр күбрәк кеше гомерен алып киткән.

Судноның һәлак булу урынын локальләштерү һәм тикшерү 2019 елның маена планлаштырылган. Төньяк диңгез тикшеренүләрере һәм технологияләр үзәге директоры Дмитрий Татарков хәбәр иткәнчә, "Армения" баткан урын меңнән артык метр тирәнлектә һәм ул мобиль гидролокацион комплекс кулланып тикшереләчәк. Объектларны идентификацияләү һәм аерым предметларны күтәрү су асты аппаратлары ярдәмендә башкарылачак.

Экспедицияне үткәрү турындагы килешүгә Мәскәүдә Севастополь дәүләт университеты, Социаль-мәдәни инициативалар фонды, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты һәм "Артек" Халыкара балалар үзәге кул куйды.

Сугыш башланганда "Армения" теплоходы санитар-транспорт судносы итеп җиһазландырылган була. Аерым алганда, аңа кызыл хачлар ясалган һәм халыкара Кызыл Хач флагын күтәргәннәр. 1941 елның 6 ноябрендә теплоход Севастопольдән чыга, ул яралыларны эвакуацияли торган була. Анда берничә госпиталь хезмәткәрләре һәм шәһәр халкы да була. 7 ноябрьдә төнлә теплоход Ялтага кереп, анда тагын берничә йөз кеше һәм йөк ала.

Эвакуацияләнүчеләр арасында Кырымның партия җитәкчелеге гаиләләре белән "Артек" пионер лагеры хезмәткәрләре була. Теплоходта кешеләрнең төгәл саны билгеле түгел. 1941 елның 7 ноябрендә "Армения" теплоходын немец авиациясе бомбага тота. Төрле мәгълүматлар буенча, 7-10 мең кеше һәлак булган. Хәзерге вакытка кадәр "Армения" теплоходының һәлак булу урыны билгесез булып кала. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10