ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Санкт-Петурбургта Сабан туе июнь азагында үткәреләчәк

14 апрель 2019, 13:44 , Фото: архив

Санкт-Петурбургта Сабан туе июнь азагында үткәреләчәк Беренче тапкыр бу милли бәйрәм Санкт-Петербургта 1913 елда Йосыпов бакчасында уздырылган.
(Казан, 14 апрель, "Татар-информ"). Санкт-Петурбург шәһәрендә быел Сабан туе 29 июньдә узачак. Бу хакта студентлар белән очрашу барышында җирле Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәис Яркәев хәбәр итте, дип яза чарада катнашкан җырчы Альбина Ишмурзина. 
 
Бәйрәм Ленинград өлкәсе Всеволожский муниципаль районының Энколово авылында үткәреләчәк.
 
Беренче тапкыр бу милли бәйрәм Санкт-Петербургта 1913 елда Йосыпов бакчасында уздырылган. 1932 елдан башлап ул даими үткәрелә. 1956 елдан алып Сабан туе Ленинград өлкәсенең Всеволожский муниципаль районы Энколово авылында бәйрәм ителә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10