ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Экспертлар язын сәяхәтләр өчен иң арзанлы авиабилетлар тапкан

14 апрель 2019, 15:20 , Фото: Регина Гумарова

Экспертлар язын сәяхәтләр өчен иң арзанлы авиабилетлар тапкан Сервис белгечләре Мәскәүдән Россия шәһәрләренә һәм аннан кирегә очкандагы авиабилетларның минималь бәясен анализлады.

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). Яз көне Мәскәүдән очсызрак бәягә очарга мөмкин булган шәһәрләр исемлеген Калуга, Чабаксар һәм Санкт-Петербург җитәкли. Бу хакта Aviasales хәбәр итә, дип җиткерә РИА Новости.

Сервис белгечләре Мәскәүдән Россия шәһәрләренә һәм аннан кирегә очкандагы авиабилетларның минималь бәясен анализлады. Ә аннан соң 2019 елның язында акчаны азрак сарыф итеп очып була торган шәһәрләр исемлеген төзеде.

Рейтингны Калуга җитәкли. Башкаладан ике якка да очу уртача 1 300 сум тора, бу узган яз белән чагыштырганда бер чиреккә кыйммәтрәк. Чабаксарда авиабилетлар туристларга 4500 сумга төшәчәк, узган елга караганда 3 процентка арзанрак.

Аннары исемлектә - уртача 4 600 сум торган Санкт-Петербург, әлеге шәһәргә авиасәяхәт узган ел белән чагыштырганда 5 процентка кыйммәтләнгән.

Петрозаводскига очсагыз, быел 30 процент акчаны янга калдырырга мөмкин, билетлар өчен 5 200 сум акча түлисе була.

Чаллыга уртача 5 300 сум (+23 процентка артык), ә Казанга 5 500 сум (+6 процент) туры килә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10