ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Кул сугышының рус стиле авторы Алексей Кадочников вафат булды

14 апрель 2019, 13:25 , Фото: соцсети

Кул сугышының рус стиле авторы Алексей Кадочников вафат булды

Совет чорында ул СССР Оборона министрлыгы системасында тикшеренүләр белән шөгыльләнә.

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). Хәрби өлкәдә фәнни тикшеренүләр алып барган һәм кул сугышы стилен төзегән Алексей Кадочников Краснодарда озак авырудан соң 84нче яшендә үлә. Бу хакта ТАССка якшәмбе көнне Алексейның хезмәттәше Олег Занозин хәбәр итте.

"Ул вафат булды. Аның авыр чире озак - ике ел ярымга якын барды. Ул Краснодарда яшәде", - дип сөйләде Занозин. Ул искәрткәнчә, Кадочников үз стилен "бөртекләп" җыйган, аның фәнни нигезләмәсен формалаштырган, кул сугышы һәм исән калу буенча китаплар һәм методик кулланмалар бастырган.

Кадочников Краснодарның мактаулы гражданины булды. 1962 елдан ул илнең көч структураларының махсус бүлекчәләре һәм Краснодар гарнизонының хәрби училищеларында һәм хәрби частьләрендә офицер кадрларын әзерләү белән шөгыльләнә.

Кадочников 1935 елда Одесса шәһәрендә хәрби очучы гаиләсендә туа. Совет чорында СССР Оборона министрлыгы системасында тикшеренүләр белән шөгыльләнә, хәрби училищеда укыта, хәрби сәнгатьнең үз мәктәбен - Рус хәрби сәнгате стилен эшли.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10