ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Тоткарланган тугыз кеше Тыва вакытлыча тоту изоляторыннан качкан

14 апрель 2019, 12:43

Тыва Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге әлеге факт буенча һәлакәтнең барлык шартларын билгеләү өчен хезмәт тикшерүе билгеләгән.

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). Тыва полициясе Россия Эчке эшләр министрлыгының "Барун-Хемчикский" муниципальара бүлегенең вакытлыча тоту изоляторы бинасыннан качкан тугыз тоткынны эзли. Бу хакта якшәмбе көнне республика ведомствосы хәбәр итә.

Хәбәрдә нәтиҗәдә кизү торучы хезмәткәр тән җәрәхәтләре алган, дип билгеләп үтелә.

Тыва Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Красноярск крае буенча идарәсе һәм Хакасия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы белгечләре белән берлектә качып китүчеләрне оператив-эзләү чаралары үткәрәләр.

Тыва Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге әлеге факт буенча һәлакәтнең барлык шартларын билгеләү өчен хезмәт тикшерүе билгеләгән, дип белдерделәр ведомствода.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10