ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ижевскида татар теле буенча узачак олимпиадада катнашу өчен теркәлү башланды

14 апрель 2019, 14:29 , Фото: архив / Салават Камалетдинов

Ижевскида татар теле буенча узачак олимпиадада катнашу өчен теркәлү башланды Тел белүне тикшерү буенча ярышлар “Яшь Полиглот” проекты кысаларында 19 апрельдә узачак.

(Казан, 14 апрель, "Татар-информ"). Ижевскида 1нче сыйныфтан алып 4нче сыйныфка кадәр булган мәктәп балалары һәм лицей укучылары арасында татар теле буенча узачак олимпиадада катнашу өчен теркәлү башланды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тел белүне тикшерү буенча ярышлар “Яшь Полиглот” проекты кысаларында Ижевск шәһәрендә 19 апрельдә узачак.

Проектның максаты – мәктәп балалары арасында төрле милләт халыклары телләрен популярлаштыру.

Агымдагы елның мартында инглиз, алман, кытай, француз телләре буенча олимпиадалар булып узган инде.

Олимпиадада катнашу өчен izh-logos.com/feedback/young_poliglot/ сылтамасы аша кереп теркәлергә кирәк.

Олимпиада нәтиҗәләре оештыручыларның официаль сайтында билгеле булачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10