ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Галимҗан Гыйльманов укучыларны шигырьләр язарга һәм аларны сәнгатьле итеп укырга өйрәтте

14 апрель 2019, 10:17

Балалар үзләре дә үзләренә тәкъдим ителгән сүз уңаеннан дөрес рифманы сайлап, шигырьләр иҗат итүдә көчләрен сынап карадылар.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Казандагы инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 165нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары танылган татар язучысы, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче Галимҗан Гыйльманов белән «Мин - китап укучы» әдәби проекты кысаларында очрашты. Бу хакта Татарстан Милли китапханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Галимҗан Гыйльманов өлкәннәр өчен генә түгел, балалар өчен дә татар әдәбиятын үстерү өлкәсендә актив эш алып бара. Ул шигырь җыентыклары авторы, балалар өчен пьесалар, проза әсәрләре яза.

Ул халык театрлары, мәктәп драма түгәрәкләре, үзешчән театр студияләре өчен бик күп сәхнә әсәрләре язган. Аның пьесалары буенча телефильмнар төшерелде. Язучы әсәрләре рус, башкорт, чуаш, төрек, алман телләренә тәрҗемә ителгән.

Очрашуда Галимҗан Гыйльманов балачак хатирәләре белән уртаклашты, әдәби карьерада беренче адымнарның серләрен ачты һәм укуның кызыклы булуы турында сөйләде. Өченче сыйныф укучылары авторның шигырьләрен татар телендә һәм рус теленә тәрҗемәдә, классик башкаруда да, реквизит ярдәмендә дә укыдылар.

Шагыйрь татар телендә язылган шигырьләрне сәнгатьле уку буенча мастер-класс үткәрде. Шулай ук балалар үзләре дә үзләренә тәкъдим ителгән сүз уңаеннан дөрес рифманы сайлап, шигырьләр иҗат итүдә көчләрен сынап карадылар. Дәрес ахырында балалар кунакның барлык балалар өчен булган китаплары белән таныштылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10