ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Tamga" режиссерлар лабораториясе дүрт эскизын тәкъдим итте

14 апрель 2019, 12:32 , Фото: Владимир Васильев

Чараның төп максаты режиссерлар сайлаган материалны балалар һәм яшь-үсмерләр өчен кызыклы һәм актуаль итеп күрсәтү иде.

(Казан, 14 апрель, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). "Tamga" беренче режиссерлар лабораториясе кичә эскизлар күрсәтелү белән тәмамланды. Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрында узган кичәдә җиде сәгать дәвамында дүрт спектакль тәкъдим ителде.

Кичәне лабораториянең кураторы Нияз Игламов башлап җибәрде. Аның сүзләренчә, чараның төп максаты режиссерлар сайлаган материалны балалар һәм яшь-үсмерләр өчен кызыклы һәм актуаль итеп күрсәтү иде. Спектакльләр тематикасы буенча гадидән алып, катлаулыга таба корылган.

Чара Александра Сальникованың "Этнең иң якын дусты" әсәре белән театр фойесында башланып китте. Аны Мәскәү режиссеры Александа Ловянникова сәхнәләштерде. Икенче булып, Россияның атказанган артисты, режиссер Екатерина Корабельник "Акыллыбаш" спектаклен зур залда тәкъдим итте. Француз язучысы Мари-Од Марюй повесте буенча куелган спектакльдә сүз аутист бала турында барды.

Эстафетаны Норильск шәһәреннән килгән татар режиссеры Тимур Фәйрузов кабул итте. Ул Керен Климовскиның "Минем әти - Питер Пэн" пьесасын театр фойесында куйды. Бу театр белгечләре арасында иң зур бәхәс уяткан әсәр иде.

Лаборатория Уфа режиссеры Илшат Мөхетдинов куйган "Сүзсез уен" спектакле белән тәмамланды. Тәнкыйтьчеләр режиссер эшен югары бәяләде, әмма әсәрнең тематикасы өлкән аудитория арасында каршылыклы фикерләр уятты.

Ахырда режиссерларның дүртесенә дә ТР Мәдәният министрлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10