ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда автобус шоферы белән пассажир сугышкан

13 апрель 2019, 16:54 , Фото: соцсети

Казанда автобус шоферы белән пассажир сугышкан Гадәттән тыш хәл кичә көндез Горький шоссесындагы җәмәгать транспорты тукталышында булган.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Казанда автобус шоферы белән пассажир сугышкан. Автобус пассажирлары шуны мобиль телефоннарының камерасына төшереп, роликны социаль челтәрләргә урнаштырган.

Кадрлардан күренгәнчә, низаг ак футболка кигән ир-ат (мөгаен, автобус йөртүчедер) белән күн курткалы егет арасында чыккан. Шаһитлар социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, гадәттән тыш хәл кичә көндез Горький шоссесындагы җәмәгать транспорты тукталышында булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10