ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Казахстанның Актау шәһәрендә Габдулла Тукайны искә алу кичәсе була

13 апрель 2019, 17:04

Казахстан халыклары ассамблеясының Дуслык йорты «Татар шигърияте көннәре» әдәби-музыкаль кичәсенә чакыра.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). 13 апрель көнне 15.00 сәгатьтә Казахстан халыклары ассамблеясының Дуслык йортында «Татар шигърияте көннәре» әдәби-музыкаль кичәсе була. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Болгар» татар этномәдәни берләшмәсе Актау шәһәрендә яшәүчеләрне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗат эшчәнлегенә багышланган әдәби- музыкаль кичәгә чакыра. Габдулла Тукай – татар халкының бөек улы, мәшһүр шагыйрь, ул нибары 27 ел гына яшәүгә карамастан, татар әдәбиятында тирән эз калдырган, диелгән әлеге хәбәрдә.

«Габдулла Тукай татар теле һәм әдәбиятына ныклы нигез салган. Аны тәрҗемәи хәле, шагыйрь яшьли вафат булуга да карамастан, Советлар Союзындагы төрки телле язучыларга зур йогынты ясаган. Тукай иҗаты – татар классик әдәбияты ирешкән идея-сәнгать биеклегенең югары үрнәге ул», дип искәртә оештыручылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10