ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казан мэры Илсур Метшин теркәлгән үзмәшгульләр санын җиде тапкырга арттырырга өметләнә

13 апрель 2019, 16:14 , Фото: архив tatar-inform

Казан мэры Илсур Метшин теркәлгән үзмәшгульләр санын җиде тапкырга арттырырга өметләнә Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында 3 меңнән артык кеше үзмәшгуль булып теркәлгән.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин 2019 ел ахырына кадәр шәһәрдә теркәлгән үзмәшгульләр санын ким дигәндә җиде тапкыр арттырырга өметләнә. Әлеге фикерен ул ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә әйтте.  Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференция элемтәсе режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында 3 меңнән артык кеше үзмәшгульләр сыйфатында теркәлгән. Республика буенча тулаем алганда апрель башына «Минем салым» системасында 6,5 меңнән артык кеше теркәлү узган.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Илсур Метшин җәйгә үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтү программасын әзерләргә, май ахырында алар өчен ярминкә оештырырга һәм аларны ел ахырына кадәр төзекләндерү өлкәсендә штрафлардан азат итәргә вәгъдә биргән иде.

Үзмәшгульләр өчен махсус салым режимы кертү буенча эксперимент 2019 елның башында илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда, старт алды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10