ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Миңнеханов районнарга көнкүреш калдыклары операторы белән эшләү механизмын аңлатырга кушты

13 апрель 2019, 15:05 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Миңнеханов районнарга көнкүреш калдыклары операторы белән эшләү механизмын аңлатырга кушты Татарстанда ике төбәк операторы («ПЖКХ» идарәче компаниясе» ҖЧҖ һәм «Гринта» ҖЧҖ) каты коммуналь калдыклар белән эш итә.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чүп чыгару буенча төбәк операторлары эшенең нечкәлекләрен аңлату өчен республика муниципалитетлары белән махсус видеоконференция үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республика Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә чүп-чарны җыю, чыгару буенча Татарстанда эш итүче ике төбәк операторы («ПЖКХ» идарәче компаниясе» ҖЧҖ һәм «Гринта» ҖЧҖ) эшчәнлеге белән таныштырды.

Моннан тыш, министр «Чиста су» федераль программасында катнашу өчен Татарстан территориясендәге су белән тәэмин итү объектларының алда торган инвентаризациясе турында сөйләде. Аның нәтиҗәләре буенча киләсе ел программасы формалаштырылачак.

Ирек Фәйзуллин шулай ук муниципалитет җитәкчеләренә җәмәгать киңлекләре проектларын алга таба гамәлгә ашыру өчен җентекләп әзерләнгән документлар тәкъдим итәргә кушты.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, «ПЖКХ» идарәче компаниясе башлыгы Сергей Богатов республика районнарына үз бюджетларын чүп чыгаруга кагылышлы яңа тарифларга тәңгәлләштерергә киңәш иткән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10