ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Питрәч районының Пановка авылы урамнарын язгы ташу баскан

13 апрель 2019, 12:03

Питрәч районының Пановка авылы урамнарын язгы ташу баскан Шаһитлар социаль челтәрләрдә язганча, ташу суы авылда яшәүчеләрнең бакчалары аша узган.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Питрәч районының Пановка авылы урамнарындагы язгы ташуны видеога төшереп алганнар. Шул хактагы видеороликны социаль челтәрләргә урнаштырганнар.

Кадрлардан күренгәнчә, пычрак ташу суы зур тизлектә авыл урамнары буйлап ага. Кешеләр читтән генә әлеге күренешне күзәтә.

Моны үз күзләре белән күргән кешеләр социаль челтәрләрдә язганча, ташу суы авылда яшәүчеләрнең бакчалары аша узган диярлек.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10