ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Айрат Хәйруллин Татарстан ашлыгын читкә чыгару өчен елга флотын кулланырга тәкъдим итте

13 апрель 2019, 11:39 , Фото: Рамиль Гали

Айрат Хәйруллин Татарстан ашлыгын читкә чыгару өчен елга флотын кулланырга тәкъдим итте Ашлыкны Татарстаннан Новороссийскига тимер юлы буйлап озатканда, тоннасына 3,5 мең сум чамасы югала, ди Айрат Хәйруллин.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Идел елгасын ашлыкны читкә чыгару өчен транспорт артериясе сыйфатында куллану Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең рентабельлелеген сизелерлек арттырырга мөмкин. РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Хәйруллин «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» өчен интервьюсында шундый фикерен әйтте.

Ул әле совет заманында ук Идел буенда урнашкан шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда да, порт элеваторларының тулы бер системасы булдырылуын искәртте. Аларны Татарстан ашлыгын елга буйлап башка төбәкләргә ташу өчен кулланырга кирәк.

«Әгәр сез ашлыкны Татарстаннан Новороссийскига тимер юлы буйлап озатасыз икән, тоннасына 3,5 мең сумга якын акчагызны югалтачаксыз. Су юлын кулланган очракта исә әлеге сумма тоннасына 2 мең сумга кадәр кимиячәк», - дип аңлатты Айрат Хәйруллин.

Хайруллин о хлебе, молоке и детях: «Созданное родителями нужно сохранять и приумножать»

Парламентарий сүзләренчә, бу - сизелерлек аерма. Янга калдырылган акчаны авыл хезмәтчәннәренең эш хакын арттыруга юнәлдерергә мөмкин. Ашлыкны елга юлы буйлап ташу нәтиҗәсендә республиканың елга флоты аякка басачак, яңа эш урыннары барлыкка киләчәк һәм тармак белгечләренә ихтыяҗ артачак.

«Гаять күп санда кораблар төзергә һәм кешеләрне эш урыннары белән тәэмин итәргә туры киләчәк. Бездә елга флоты өчен белгечләр әзерли торган менә дигән техникум бар бит», - дип сүзен йомгаклады Дәүләт Думасы депутаты.

РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Хәйруллин белән әңгәмәнең тулы версиясен «События» порталында укырга мөмкин. Тамашачылар интервьюның телевизион версиясен «Татарстан 24» телеканалында шимбә көнне – 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10