ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Нигъмәтуллин өстенлекле үсеш территориясе инвестиция җәлеп итү өчен мөһим дип саный

13 апрель 2019, 10:09 , Фото: prav.tatarstan.ru

Рөстәм Нигъмәтуллин өстенлекле үсеш территориясе инвестиция җәлеп итү өчен мөһим дип саный Түбән Каманың Халык иҗаты йорты мәйданчыгында “ЭТО ТО, СЭР!” халыкара инвестицион форумы узды.

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе инвестицияләр җәлеп итүдә мөһим механизм булып тора. Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин “ЭТО ТО, СЭР!” халыкара инвестицион форумының пленар утырышында шулай дип әйтте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Түбән Каманың Халык иҗаты йорты мәйданчыгында узган форумда чит илләрдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 1 меңләп кеше катнаша. “ЭТО ТО, СЭР!” инвестицион форумның модераторы - ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Форумда катнашучыларга төбәкләрдә өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрен (ТОСЭР), шул исәптән Түбән Камада өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясен булдыру турында фильм күрсәтелде.

Талия Миңнуллина билгеләгәнчә, Россиядә барлыгы 100 өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе булдырылган, шуларның бишесе -Татарстан Республикасында.

“Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе барлыкка килү вакытыннан алып республика резидентлар җәлеп итү буенча бай тәҗрибә туплады. Бүгенге көндә өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләре 5 моношәһәрдә эшли, аларда 56 резидент теркәлгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10