ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Өч татар артистына Татарстанның халык артисты исеме бирелде

13 апрель 2019, 09:16 , Фото: архив/Михаил Захаров

Өч татар артистына Татарстанның халык артисты исеме бирелде Миләүшә Нәҗмиева, Халидә Сөнгатуллина һәм Илфат Камалиев озак еллар татар театрында эшләгән артистлар.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Уңышлы иҗади эшчәнлеге һәм театр сәнгате үсешенә өлеш керткән өчен Тинчурин театры актрисасы Миләүшә Нәҗмиевага, Кариев театры артистлары Халидә Сөнгатуллина һәм Илфат Камалиевка “Татарстан Республикасының халык артисты” исеме бирелде. Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 11 апрельдә кул куйган.

Миләүшә Нәҗмиева 30 елдан артык Тинчурин театрында эшли. Халидә Сөнгатуллина Кариев театрының беренче артистларыннан, Илфат Камалиев театрда 20 елдан артык эшли.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10