ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Теләчедә Коръән уку бәйгесе узды

12 апрель 2019, 22:00 , Фото: tulachi.ru/

Теләчедә Коръән уку бәйгесе узды 11 сыйныф укучысы Язгөл Закирова иң яше, Олы Мәтәскә авылыннан 79 яшьлек Саҗидә Шәрипова катнашучылар арасында иң өлкәне иде.

(Теләче, 12 апрель, “Татар–информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләченең “Ихлас” мәчетендә Коръән уку бәйгесе оештырылды. Бәйгедә мәхәллә мөселманнары арасыннан теләге булган һәр хатын-кызга үз көчен сынау мөмкинлеге тудырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район имам-мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар, бәйгеләр бик кирәк. Хатын-кыз гыйлемалса, ул өйгә керә, ә ир- атныкы бусагада гына кала диелә. Әни, әби кеше үзенең белгәннәрен гаиләдә сеңдерсә, без алга китәрбез. Дини гыйлемлелек зур нәрсә. Без бергәләп тырышканда, мәхәллә ныгыр”, - диде ул.

Жюри иң лаеклы һәм хөрмәтле мөселмәләрдән тупланган иде. Аларга хөкем итәргә җиңелләрдән булмады. Һәр катнашучы чын күңелдән тырышып, әзерләнеп килгән. 100 кеше алдында чыгыш ясау үзе ни тора. 11 сыйныф укучысы Язгөл Закирова иң яше, Олы Мәтәскә авылыннан 79 яшьлек Саҗидә Шәрипова катнашучылар арасында иң өлкәне иде.

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10