ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

“Фикердәшләр” клубында тарихчы Морат Рәмзинең мирасын халыкка таныту максаты куелды

12 апрель 2019, 17:53

Клуб әгъзалары Морат Рәмзинең музеен булдырырга һәм китапларын өйрәнергә кирәк дигән тәкъдим белән чыктылар.

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Бүген татар зыялыларының Илһам Шакиров исемендәге “Фикердәшләр” клубында танылган татар тарихчысы, дин әһеле Морат Рәмзинең тормыш һәм иҗатына бәйле мирасын халыкка танытырга кирәк дигән максат куелды.

“2015 елда Ислам мәдәнияте музеенда Морат Рәмзинең тууына 160 тулуга багышланган күргәзмә эшләде. Аның исемен халык арасына кайтарырга кирәк. Иң беренче бурыч – аның әсәрләрен өйрәнү һәм татар теленә тәрҗемә итү. Китапларын яңадан бастырып чыгарырга кирәк”, - диде Ислам мәдәнияте музееның әйдәп баручы хезмәткәре Нурия Гәрәева “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Фикердәшләр” клубы әгъзалары, Морат Рәмзинең оныклары белән элемтәләрне ныгытып, тарихчының туган ягында музеен һәм Болгар ислам академиясе музеенда аның шәхси әйберләрен булдырырга кирәк дигән тәкъдимне хупладылар.

Җәмәгать һәм сәясәт белгече, публицист Фәндәс Сафиуллин Морат Рәмзинең исемен “Җыен” фондына кертергә кирәк дип белдерде.

  • Морат Рәмзиев (1854-1934) — ислам фәне һәм диненең күренекле вәкиле, тарихчы, патша Россиясендә яшәүче төрки-татарларның тарихына багышланган “Тәлфик әл-әхбар” дигән ике томлы тарихи әсәр авторы. Ул 1917 елда II Бөтенроссия мөселманнары съезды делегаты.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10