ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Самара өлкәсендә татар яшьләре лидерларының беренче төбәк мәктәбе узачак

12 апрель 2019, 18:33

Мәктәп чарасында Самара өлкәсе татар иҗтимагый яшьләр оешмаларының 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге җитәкчеләре һәм активистлары катнаша.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). 23-26 апрельдә Сызраньда татар яшьләре лидерларының беренче төбәк мәктәбе узачак. Анда милли иҗтимагый хәрәкәт өлкәсендә тәҗрибә туплау максаты белән татар иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре активистлары очрашачак. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Мәктәп Сызрань шәһәрендә икенче тапкыр узачак. 2018 елның апрелендә чара шәһәр күләмендә узды һәм хәзер проектның географиясен киңәйтә. 2019 елда мәктәп «Туган тел» өлкә татар җәмгыятенең 30 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узачак.

Сызрань шәһәрендә яшь лидерларны лекцияләр, панель дискуссияләр, экскурсияләр, мәдәни-күңел ачу һәм белем бирү чаралары көтә. Балалар өч көн дәвамында ачык чыгышлар һәм ораторлык осталыгының нечкәлекләрен өйрәнәчәк, татар халкы тарихы белән танышачак, тайм-менеджмент, SMM тренингларында булачак, үз брендларын булдырырга өйрәнәчәк.

Мәктәп чарасында Самара өлкәсе татар иҗтимагый яшьләр оешмаларының 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге җитәкчеләре һәм активистлары катнаша. Бер катнашучы өчен 2 мең сум түләргә кирәк. Мәктәп экспертлары булып Казан, Саратов, Омск, Саранск, Сызрань шәһәрләреннән килгән кунаклар чыгыш ясаячак.

Чараны Сызрань татарларының «Туган тел» мәдәни үзәге, Самара өлкәсенең «Туган тел» оешмасы һәм  Казанның «Идел» Яшьләр үзәге оештыра.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10