ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Мәдәният

Казан мэриясе татар мәгърифәтчесе Мәрҗани хатынының йортын 1,8 миллион сумга сатуга куя

12 апрель 2019, 15:46 , Фото: архив/Рамиль Гали

Казан мэриясе татар мәгърифәтчесе Мәрҗани хатынының йортын 1,8 миллион сумга сатуга куя XIX гасыр архитектура һәйкәле булган бу йортта 2017 елның апрелендә янгын чыккан иде.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты мәдәни мирас объекты - «Б.-Ф. Я. Баһаутдинова (Мәрҗани) - Б. -Х. Ш. Апанаеваның 1873 елгы йорты» өчен ачык аукцион игълан итте. Сатыла торган һәйкәл дүрт лотка бүленгән. Аның гомуми башлангыч бәясе 1,8 млн сум чамасы тәшкил итә. 

Сатуларның шартлары турындагы мәгълүмат 11 апрель көнне Казан Башкарма комитетының документлар җыентыгының электрон версиясендә урнаштырылган.

"Казан Башкарма комитеты соңгы ун елда дистәләгән объектны саткан. Һәрвакыт кызыксынучылар булды – ул шәһәр үзәгендәге алтын җир», - дип аңлатты шәһәр хакимиятенең инициативасын Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова.

Мәдәни мирас объекты Иске Татар бистәсендә Кабан күле яр буенда Ш.Мәрҗани урамы 44 йорт адресы буенча урнашкан. Ике катлы бинаны архитектор Петр Романов дин белгече, тарихчы һәм мәгърифәтче Мәрҗаниның хатыны өчен проектланган. Соңгы елларда ул нык тузган һәм буш иде. Биредә 2017 елның апрелендә, Крестовниковлар комплексының элеккеге завод корпусы белән бер көндә янгын булды. 

Казан Башкарма комитеты йортны сатуга дүрт аерым лот белән куя: беренче катта ике бина (башлангыч бәясе 348 һәм 414 мең сум булган 33 һәм 39,2 кв.метр) һәм икенче катта ике бина (мәйданы 605 һәм 425 мең сум булган 63 һәм 44,2 кв. метр).

2017 ел янгыныннан башлап, аукцион игълан ителгәнче, ике еллык паузаны Олеся Балтусова «милек комплексын формалаштыру» дип аңлатты (шул ук вакытта зыян күргән «бертуган Крестовниковлар» фабрика-сәүдә ширкәте бинасы аукционда узган елның җәендә сатылган).

Сатуларда катнашучылар 14 майда билгеле булачак, аларны Казан Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетының актлар залында игълан итәчәкләр. Аукцион үзе 17 майда 14 сәгатьтә – шулай ук Казан Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетының актлар залында (Бауман ур., 52/7 йорт) булырга тиеш.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10