ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Башкортстанда башкорт һәм рус теле укытучылары 100 мең сум акчалата бүләк алырга мөмкин

12 апрель 2019, 12:32

Башкортстан мәгариф министры вазифаларын башкаручы Айбулат Хажин шундый тәкъдим белән чыккан.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Башкортстан мәгариф министры вазифаларын башкаручы Айбулат Хажин башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I республика съездында иң яхшы башкорт һәм рус теле укытучыларына республика Хөкүмәтенең акчалата бүләген 100 мең сумга кадәр күтәрергә кирәклеген әйткән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы» төбәкара бәйгесендә җиңүчеләргә республика Башлыгы премиясе күләмен – 100 мең, финалга үтүчеләргә 50 мең сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итәм. Киләсе елда конкурс 25нче тапкыр үтәчәк. Бүген туган тел укытучыларының квалификациясен күтәрү, аларны сыйфат ягыннан әзерләү эшен яхшыртырга кирәк», - дигән министр вазифаларын башкаручы.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10